Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Проактив хезмәт күрсәтү

Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды тарафыннан кайбер дәүләт хезмәтләре проактив режимда, ягъни автомат рәвештә күрсәтелә, гражданинның гариза язуы таләп ителми.

Мәсәлән, ана (гаилә) капиталын, яңа туган балага СНИЛСны пенсия бүлеге проактив режимда билгели. Электрон документлар әни кешенең Россия Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә, һәм аларны алу өчен пенсия бүлегенә килеп йөрисе юк,– ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
80 яшь тулган пенсионерларның һәм беренче төркем инвалидларның пенсиясе дә проактив режимда арттырыла. Беренче, икенче, өченче төркем инвалидларга  (Инвалидларның федераль реестры – ФГИС ФРИ – мәгълүматлары буенча) билгеләнүче айлык акчалата түләү дә проактив юл белән билгеләнә.
Эшләүче пенсионер эштән азат ителгән очракта аның пенсиясе эш бирүче мәгълүматлары нигезендә индексацияләнә, ягъни бу очракта да гариза язарга кирәк түгел. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама