Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Планлаштыру җыелышы

Районда февраль аенда узачак чараларны планлаштыру утырышы узды.

Администрациянең актлар залында алда торган чараларны планлаштыру буенча киңәйтелгән утырыш узды. 

18 февраль көнне "Җиз кыңгырау моңнары" дип аталган чара оештыру планлаштырыла. Чарада ярминкә, атлар парады булачак, кайнар чәй, коймак, ботка белән сыйлану мөмкинлеге тудырыла. Үзешчәннәрнең чыгышлары көтелә, балалар өчен кышкы уеннар каралган. Спорткомплекс территориясендә сәгать тугызда башланыр дип көтелә.

25 февральдә Мөслим үзәгендә "Масленица" бәйрәме уздырылачак. Бәйрәмне башлау Рус Шуган, Михайловка авылы җирлекләре җаваплылыгында. Шулай ук районыбызның фольклор ансамбльләре чыгышлары да көтелә. Теләгән кешегә кайнар чәй, коймак, ботка тәкъдим ителә, концерт номерлары булачак.

17 февральдән 3 мартка кадәр җирлегебездә республиканың рәссамнәре эшләячәк.  

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев