Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар арткан

Быел аллергия белән җәфаланучылар да шактый икән.

Соңгы көннәрдә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арткан. “Бу – вируслы пневмония, кешедән кешегә тиз йога, саклану чараларын күрү зарур: кибетләргә, кеше күп йөри торган урыннарга маска һәм перчаткалардан йөрү кирәклеген онытмагыз!” – ди табиблар. Соңгы ике көндә 27 райондашыбызга пневмония диагнозы куелып, 7 кеше Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр саны да кимеми. Быел аллергия белән җәфаланучылар да шактый икән. Кояшка, тузанга, тополь мамыгына аллергияле кешеләрдә төчкерү, томалау билгеләре күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев