Песошин Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан хәрбиләренә бүләкләр тапшырды
Яңалыклар

Песошин Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан хәрбиләренә бүләкләр тапшырды

Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев сөйләде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев сөйләде.

«23 февраль алдыннан махсус хәрби операция зонасына Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дегеациясе килде», - дип билгеләп үтте парламентарий.

«Бәйрәм уңаеннан Республика хәрбиләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды», - дип аңлатты Шәрәфиев.

Фото: t.me/EduardSharafiev

Чыганак: Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев