Персонажларга "җан" керә
"Сәнгатьле әвәләү" һәм "Фото-видео студия" берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар ясаган персонажларга "җан керә" башлаячак! Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигыренә балалар мультфильм төшерәләр. Егет-кызларларны студиядә, Мөслим урта мәктәбендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәләрендә көтеп калабыз. Шулай ук Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә архиологик-туган якны өйрәнү юнәлешендә "Мөслим хәзинәсе" берләшмәсе үзенең эшен башлап җибәрә....
"Сәнгатьле әвәләү" һәм "Фото-видео студия" берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар ясаган персонажларга "җан керә" башлаячак! Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигыренә балалар мультфильм төшерәләр.
Егет-кызларларны студиядә, Мөслим урта мәктәбендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәләрендә көтеп калабыз.
Шулай ук Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә архиологик-туган якны өйрәнү юнәлешендә "Мөслим хәзинәсе" берләшмәсе үзенең эшен башлап җибәрә. Бүгенге көндә группаларга балалар җыю эше бара. Барлык сораулар буенча берләшмә җитәкчесе Яббаров Ильмир Назыйф улына мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны: 8 937 579 63 27
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев