Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияне кем өчен аласың

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте тарафыннан үлгән пенсионерның гаилә әгъзаларының аның өчен пенсия алу очраклары ачыкланды. Бу – законга каршы килүче гамәл. Мондый хәлләрне булдырмау һәм кисәтү максатында Пенсия фонды җитәкчелеге тарафыннан пенсияләрен кредит оешмалары аша алучыларны (1934 елгы һәм аннан өлкәнрәк) ашыгыч актуальләштерү турында карар кабул ителде.

Декабрь ае дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре, әлеге пенсия алучыларның өйләрендә булып, шәхесләрен раслау, мәгълүматларны актуальләштерү белән шөгыльләнәчәк. Пенсия бүлеге хезмәткәрләренең барысының да Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданның соравы буенча аны күрсәтергә бурычлы. – Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаса, почта тартмасында белешмә һәм шәхесне раслату кирәклеге хакында белдерү кәгазе калдыралар, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Пенсионер вафат булса, туганнары аның пенсиясен бары тик граждан агымдагы ай өчен пенсия алганчы үлгән очракта гына алырга хокуклы.

Мөнирә АРСЛАНОВА.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X