Пенсиягә вакытыннан алда чыгу: моңа кемнәр хокуклы һәм ничек рәсмиләштерергә
Бу ташламадан кемнәр файдалана ала һәм нинди документлар таләп ителәчәк – «Татар-информ» материалында
Пенсиягә вакытыннан алда кемнәр чыга ала
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен нигезләр федераль кануннарда беркетелгән. Аларга керә:
- эш стажы зур булган гражданнар. Ким дигәндә 42 ел иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 елдан башлап стажы булган хатын-кызлар пенсияләрен гомуми билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 60 яшьтән һәм хатын-кызлар өчен 55 яшьтән иртәрәк була алмый.
- медицина, педагогика һәм иҗат хезмәткәрләре. Табиблар өчен авыл җирендә кимендә 25 ел яки шәһәрдә 30 ел эш стажы кирәк. Педагоглардан 25 ел һөнәри эшчәнлек, ә иҗади һөнәр вәкилләреннән эшчәнлек төренә карап 15 елдан 30 елга кадәр эш стажы таләп ителә.
- Ерак Төньяк хезмәткәрләре. Ерак Төньяк районнарында кимендә 15 ел яки аларга тиңләштерелгән җирләрдә 20 ел эшләгән кешеләр дә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу очракта пенсиягә биш елга иртәрәк чыгарга мөмкин.
- зарарлы һәм куркыныч җитештерү объектларында эшләүчеләр. Аеруча куркыныч җитештерү объектларында эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 50, хатын-кызлар өчен 45 яшь тәшкил итә. Зарарлы хезмәт шартларында эшләгән башка категория хезмәткәрләр өчен 55 һәм 50 яшь. Өстәмә рәвештә кимендә 30 пенсия коэффициентына (балл) ия булырга кирәк.
Моннан тыш, күп балалы аналарга, инвалид гражданнарга, шулай ук кайбер опекуннарга вакытыннан алда пенсия белән тәэмин ителү хокукы каралган.
Нинди документлар кирәк булачак
- иминият пенсиясен билгеләү турында гариза;
- СНИЛС;
- кәгазь яисә электрон төрдәге хезмәт кенәгәсе;
- ташламага хокукны раслый торган документлар (мәсәлән, зарарлы шартларда эшләү турында белешмәләр, балалар туу турында таныклыклар һәм башка раслый торган документлар);
- түләүләрне күчерү өчен банк счеты реквизитлары.
Кирәк булганда Россия Социаль фонды белгечләре өстәмә белешмәләр соратып алырга мөмкин. Бу пенсия билгеләү хокукын тикшерүнең стандарт процедурасының бер өлеше булып тора.
Гаризаны ничек бирергә
Документларны Россия Социаль фондының территориаль бүлегенә шәхсән килеп, күп функцияле үзәк аша, почта аша яки электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин. Гражданның язма ризалыгы белән эш бирүче дә гариза бирергә хокуклы. Гаризаны карау 10 эш көненә кадәр вакытны ала. Әгәр барлык таләпләр үтәлсә һәм вакытыннан алда пенсиягә хокук расланса, түләүләр мөрәҗәгать итү датасыннан билгеләнәчәк.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев