Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхесне раслаучы документ тапланмасын

Кеше тормышында истәлекле вакыйгалар бик күп була. Паспорт алу да шундый матур мизгелләрнең берсе булып күңелләрдә уелып кала.

Кеше тормышында истәлекле вакыйгалар бик күп була. Паспорт алу да шундый матур мизгелләрнең берсе булып күңелләрдә уелып кала. Чөнки кулыңа паспорт алган мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. 21 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә 14 яше тулган үсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Районның миграция пункты хезмәткәрләре 15 балага шәхесне раслаучы РФ гражданины паспортларын тапшырды. Яшь гражданнарны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. “Истәлекле мизгелләрегез белән тәбрик итәм! Паспорт – мөһим һәм кадерле документ. Аны югалтырга да, пычратырга да ярамый. Илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим!”, – диде Азат Әхмәтҗанов. Мөслим җырчысы Илфират Зәйниев бәйрәм кунакларына үзенең матур җырларын бүләк итте. “Яшь Гвардия” хәрәкәте укучыларга паспорт өчен тышлыклар бүләк итте.Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балаларга паспортның шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ икәнен генә түгел, паспортлы булгач, кешенең хокуклары һәм бурычлары артуы турында да сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев