Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Паркинсонны туктатып буламы? Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә куркыныч астында

Нерв системасының иң куркыныч һәм серле авыруы

Инглиз табибы Джеймс Паркинсон исеме белән аталган авыру өлкән яшьтәгеләр чире булып саналса да, аның беренче билгеләре 40 яшьтә үк яки тагын да иртәрәк күренергә мөмкин. Альцгеймер авыруыннан соң иң күп очрый торган нейродегенератив авыруларның берсе ул.

Паркинсон авыруын икенче төрле “калтыраулы паралич” дип атыйлар. Авыруның ни сәбәпле килеп чыгуын галимнәр хәзергә кадәр ачыклый алмый. Авыру баш миендә дофамин матдәсен эшләп чыгаручы нейроннарны үтерә. Дофамин әгъзаларның хәрәкәтләнүе өчен җаваплы. Бу матдә җитмәү аркасында, гәүдәнең аерым өлешләре тартышып-тартышып ала, кул-аяклар калтырый.

– Паркинсон авыруы җенескә дә, яшькә дә карамый. Аның төрле формалары бар һәм алар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә аямый. Паркинсон авыруы нәселдән килә. Баш мие җәрәхәтләнү, баш белән каты бәрелү, көчле имгәнүләр, даими депрессиядә булу да әлеге авыруга китерергә мөмкин. Авыру тулысынча биләп алгач, кеше калтырый, хәрәкәтләре акрыная, ахыр чиктә ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый башлый. Аңа урыннан тору, юыну, ашау да кыен була башлый. Авыруның хәтере начарлана, – ди район хастаханәсенең участок табибы Альбина Исламова.

Табиблар Паркинсон авыруын тулысынча дәвалау мөмкин түгел, ди. Әмма, тиешле дәвалану узганда, авыруны туктатып торырга мөмкин.

– Паркинсон авыруын башлангыч стадиядә әллә ни күренеп тормаган билгеләр аша танырга була. Авыру башланганда, кул-аяклар, ияк тартышу күзәтелә, гәүдә калтырана башлый. Авыру башланган кешеләрдә йоклаганда кычкырып уяну гадәте барлыкка килә. Кайвакыт кул сизелер-сизелмәс кенә калтыранып торырга мөмкин. Эч кату очраклары еш күзәтелә. Тора-бара кеше акрынрак яки аякларын өстерәп йөри башлый. Гәүдәнең аскы өлеше таш кебек катып кала, шул ук вакытта өске өлеше хәрәкәтләнергә мөмкин. Авыручының язуы үзгәрә. Ис сизү кими, кеше көчле, кискен исләрне генә сизә. Озакка сузылган һәм дәваланмаган чир зиһен чуалуга, хәтер начарлануга китерә. Авыру 4-5 стадиягә җитсә, кеше параличланган сыман урыныннан тора алмый, гел ятарга мәҗбүр була. Бу вакытта авыруга игътибар, аерым тәрбия кирәк. Бу вакытта кеше ашаган ризыгын йота алмый башлый һәм аспирацион пневмония барлыкка килә, йоту сәләте начарая, – ди Альбина Исламова.

Һәр авырудан саклану өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, хәрәкәттә булу, начар гадәтләрдән арыну, яшелчә һәм җиләк-җимешләр куллану, дөрес туклану, күңелсез хәлләрдән һәм озак вакыт борчылып йөрүдән саклану – болар барысы да, Паркинсон авыруыннан гына түгел, ә башка авырулардан да сакланырга ярдәм итә.

Россиядә һәр 100 мең кешенең 200е Паркинсон авыруыннан интегә. Татарстанда Паркинсон авыруы белән 6 меңгә якын кеше авырый.

Фото – ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев