Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

ОСАГО полисы компенсацияләнә

Быел 429 татарстанлы ОСАГО полисы компенсациясен алды

Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыгы булган кешеләр, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре ия.

Иминият полисында инвалидның үзе яки аның законлы вәкиле белән бергә өч машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин. Төп шарт – медицина күрсәткечләре буенча транспорт булу.

– Түләү алу өчен ОСАГО килешүендә иминиятләштерүченең яки транспорт милекчесенең СНИЛС номеры күрсәтелергә тиеш. Түләү билгеләнгән көннән алып өч эш көне эчендә гражданинга әзерлек турында хәбәр ителә, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләү мөрәҗәгать тәртибендә кермәгән икән, гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкин. Гаризага ОСАГОның иминият полисын, транспорт сатып алу өчен медицина күрсәткечләре булу турындагы бәяләмә белән тернәкләндерүнең индивидуаль программасын, шулай ук акча күчерү өчен счет реквизитларын беркетергә кирәк.

Компенсация бирү турында карар гариза теркәлгән көннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә һәм акча счетка күчерелә.

Фото – Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев