Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оператив эшчәнлеккә анализ ясалды

Исемнәре ничек кенә үзгәрмәсен, район эчке эшәр бүлеге хезмәткәрләренең бурычы – гражданнарның тынычлыгын, иминлеген саклау, җирлегебездә җинаятьләр һәм хокук бозуларга каршы көрәшү. Бүлекнең тугыз айдагы оператив эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмәдә дә нәкъ менә шулар хакында сөйләштеләр.

 Киңәшмәдә район прокуроры урынбасары Рамил Мөхсинов, мировой суд судьясы Бриллиант Ханнанова да катнашты. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренә караганда, кайбер юнәлешләрдә күрсәткечләр яхшырса да, башкарасы эшләре дә күп икән әле.
– Үткәрелгән профилактик чараларга карамастан, теркәлгән җинаятьләр саны узган елның 9 айлык күрсәткечләреннән артыграк булды. Шунысы куандыра: отчет чорында районда зур иҗтимагый резонанс тудырган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлмәде, – диде Раил Гатауллин. 
Август аенда ТР Эчке эшләр министрлыгы инспекторлар бригадасы район эчке эшләр бүлегенең барлык структур подразделениеләрендә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бүлек эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде. 
Райондагы оператив хәл һәм җинаятьчелек торышы белән бүлекнең штаб җитәкчесе Илдар Мамбетов таныштырды. Аның чыгышында бик күп саннар китерелде, аларның кайберләренә генә тукталыйк. Штаб җитәкчесе сүзләренә караганда, тугыз айда барлыгы 99 җинаять теркәлгән. Бу сан узган елгы белән чагыштырганда 52 процентка күбрәк. Җинаятьләрне ачыклау 74 процент тәшкил итә, Татарстан буенча әлеге сан – 49 процент.
Прокурор урынбасары Рамил Мөхсинов җирлегебездә эшләүче милли проектларның тормышка ашырылуына игътибар бирергә тәкъдим итте. Мировой судья Бриллиант Ханнанова исә профилактик эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген искәртте.
– Хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне булдырмау өчен полиция участок инспекторлары нинди чаралар күрәләр? Бу эшкә кемнәрне җәлеп итәләр, нинди оешмалар һәм хезмәтләр белән эшлиләр? Полиция хезмәткәре җинаятьчелеккә каршы көрәштә авыл җирлекләре, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка шундый хезмәтләр һәм оешмалар белән бергәләп эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булачак, – диде ул. 
Бүлекнең полиция җитәкчесе Айрат Вахитов участок полиция уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Мирзаянов, икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча җаваплы Илдар Тәхауов һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Ирина Хәйруллинаның чыгышлары тыңланды. Алар буенча, фикер-тәкъдимнәрне дә исәпкә алып, карарлар кабул ителде. 
Бүген без полиция хезмәткәрен югары белемле, башкарган хезмәтенә җаваплы караучы, үз-үзенә таләпчән һәм канун таләпләренә нигезләнеп эшләүче физик һәм психик яктан чыныккан кеше буларак күзаллыйбыз. Районыбызның иминлеген тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре алга таба да иминлегебез сагында уяу торырлар дигән ышанычта калабыз. 
Фәридә Гайнетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев