Төп старт алдыннан разминка: аргамаклыларның Казандагы уңышы!
«Аргамак» ат спорты мәктәбе командасы Казанда узачак ТР Кубогына әзерләнгән арада вакытны әрәм итми!
"Безне мәктәпләр арасында конкур буенча ярышларда катнашырга чакырдылар, һәм без бик теләп ризалаштык. Безнең өчен бу манежга ияләшү, атларның әзерлеген тикшерү һәм ярыш мохитендә осталыкны тагын да чарлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Нәтиҗәләр үзләре үк сөйли: безнең җайдаклар хәтта «уку» режимында да чемпион рухын күрсәтә!", - дип хәбәр итәләр "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән.
Нәтиҗәләр:
Маршрут биеклеге 115 см – гомуми зачет
2 урын - Кирилл Петроченко һәм Астон Мартин
Маршрут биеклеге 100 см – балалар зачеты
1 урын - Мария Сайко һәм Астон Мартин
2 урын - Валерия Михеева һәм Ледниковый период
Маршрут биеклеге 100 см – гомуми зачет
1 урын - Кирилл Петроченко һәм Панкрат
2 урын - Кирилл Петроченко һәм Ледниковый период
3 урын - Кирилл Петроченко һәм Лорд Дерби
Маршрут биеклеге 90 см – балалар зачеты
1 урын - Арина Шарифуллина һәм Граф стиль
2 урын - Мария Сайко һәм Мартин Астон
Маршрут биеклеге 80 см – гомуми зачет
2 урын - Лилия Васильева һәм Лорд Дерби
Фотолар - "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев