Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олуг бәйрәм

Корбан гаете – ислам динендәге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

Һәр мөселман кешесе бу бәйрәмне көтеп ала һәм зурлап билгеләп үтә. Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә дә узган Корбан бәйрәменә килүчеләр бик күп иде. Бәйрәм Коръән уку белән башланып китте.

Районның имаммөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин бәйрәмне вәгазь белән дәвам итте.

– Ислам дине һәр тереклеккә – бөҗәкме ул, киек җанвармы, кешеме – мәрхәмәтле булырга, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә өнди. Сәдаканы аз бирдем, доганы кыска укыдым, дияргә ярамый. Чын күңелдән биргән аз гына хәер дә, кыска теләк тә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителә. Күңелләребезгә мәрхәмәт биреп, туганнарыбызның, дус-кардәшлребезнең , күршеләребезнең хәлләрен белеп торырга язсын. Игелекләребезне кабул итсен! Корбан бәйрәмендә тагын бер адымга үсеп, якынаеп, киләсе елда да очрашырга язсын. Гаиләләрегезгә, балаларыгызга, малларыгызга иминлек, бәрәкәт бирсен! – диде хәзрәт.

Илгиз хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның да бәйрәм котлавын җиткерде. Район башлыгы Альберт Хуҗин, булганына канәгать булып, мохтаҗларга ярдәм итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп, күңел тынычлыгы белән яшәргә чакырды.

Тәбрикләүләрдән соң, тыгыз рәтләргә басып, ике рәкәгать бәйрәм намазы укылды. Соңыннан теләгән һәркем мәчет алдында, ачык һавада әзерләнгән чәй өстәле артына узды.

Бәйрәм уңаеннан бик күпләр үз ихаталарында корбан чалдыра. Корбан өч өлешкә бүленә. Аның бер өлеше хуҗаның үзендә кала, икенче өлеш – туганнарга, өченчесе мохтаҗларга таратыла. “Агромастер” җитештерү компани ясе җитәкчесе Илгиз Исламов ел саен, гаиләсе исеменнән корбан чалдырып, аны аз керемле, ялгыз яшәүче кешеләргә, мохтаҗ гаиләләргә тарата. Эшмәкәр быел да, шушы изге гамәлен кабатлап, күчтәнәч ите салынган 120 пакет әзерләгән. Авыл җирлекләре башлыклары күчтәнәчләрне адресатларына тапшырды.

Көннең икенче яртысында “Кояшлы Ык” ял зонасында бәйрәм оештырылды. Күңелле чараны Яр Чаллы шәһәре егете Булат Талыйпов алып барды. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм имам-мөхтәсиб Илгиз Сөнгатуллин котлауларын җиткерделәр. Балалар бәйрәмдә шигырьләр сөйләде, Коръән сүрәләре укыды. Аерым мәйданчыкларда балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар оештырылды, чәй өстәле әзерләнде. Бәйрәм азагында һәркем корбан итеннән пешерелгән карабодай боткасыннан һәм пылаудан авыз итте.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев