Никах теркәү өчен иң популяр айлар
Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте
«Иң күп никах 25 июльдә (барлыгы - 434) һәм 8 августта (383 никах) теркәлгән. Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә дә никахларны теркәү популярлаша», - дип билгеләп үтте ул.
Әхмәтова мәгълүматларына караганда, инде икенче ел төбәктә бер үк вакытта 45 парның (республиканың һәр муниципалитетыннан берәр пар) никахы теркәлә. «Бу гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын популярлаштыруның уңай үрнәге булып тора да инде. Шунысы куанычлы, 2024 елда теркәлгән 45 гаиләдә 18 бала дөньяга килгән», - дип өстәде ул.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Юстиция министрлыгының юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм көйләү департаменты җитәкчесе Роман Рябый катнашты.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев