Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нарат Асты авылыннан Гөлчирә Гайнетдиновага 95 яшь тулды

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде.

Гөлчирә апага Президентның котлау хаты, истәлек бүләге, күчтәнәч пакетлары да тапшырылды. Гомер буе төрле эштә эшләгән Гөлчирә апа: "Озак яшәүнең сере - хәрәкәттә", - ди. Хуҗалыкның яшелчә бакчасында дә эшләгән, урып-җыю чорында механизаторларга ашарга да әзерләгән ул. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә райондашыбыз төпчек улы Фәндүс белән килене Гөлчәчәк тәрбиясендә яши. Тормыштан зарлануны белмәгән, булганына шөкер итеп яшәгән Гөлчирә апага ак яулыгы бигрәк тә килешеп тора. Ак яулыгы төсле күңеле дә пакъ һәм саф аның. Сугыш аның да яшьлеген урлаган, 18 яшендә ул да авылдагы башка хатын-кызлар белән фронт өчен җылы бияләйләр, оекбашлар юәйләп җибәргән. Авылдагы бөтен авыр эш хатын-кыз җилкәсенә төшкәч, Гөлчирә дә ихлас хезмәтен куйган. "Ил белән җиңү өчен омтылдык. Инде дөньялар тыныч, алга таба да иминлек булсын илдә!" - ди юбиляр. Җыерчыклы йөзенә килешеп торган елмаюына кадәр ихлас булган Гөлчирә апага тормыштан гел шулай тәм алып, алга таба да якыннары янәшәсендә яшәвен тилебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев