Нарат Асты авылында Салкын чишмә коесын ачу тантанасы узды
Яңгырлы көн булуга карамастан, авыл өчен мөһим булган әлеге истәлекле чарага кеше күп җыелган
17 июль көнне Нарат Асты авылында бик матур чара - Салкын чишмә коесын ачу тантанасы узган. Биредә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы күрсәткәннәр. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы халык җырлары башкарган. Яңгырлы көн булуга карамастан, авыл өчен мөһим булган әлеге истәлекле чарага кеше күп җыелган.
Әлеге суның гомуми минеральләшү дәрәҗәсе 325 мг/л (500 мг/л га кадәр рөхсәт ителә). Куркынычсызлык дәрәҗәсен белү өчен авыл советы ярдәме белән чишмә суына киләчәктә лаборатор анализ да ясаячаклар. Кое Салкын чишмә күле буенда урнашса да, аның суы 5-6 м тирәнлектән ташлар арасыннан ургылып чыга. Ташу сулары каплап китмәсен өчен, аны кое рәвешенә китереп төзекләндерергә булганнар.

"Барлык төзекләндерү эшләрендә башлап йөргән, катнашкан, борчылган һәммәгезгә тирән рәхмәт. Бу чишмә барлык авылдашларның, кайткан кунакларның очрашу-күрешү урынына әйләнсен, барлык кешеләрне ел әйләнәсендә тәмле суы белән тәэмин итеп торсын дигән изге теләктә калабыз", – диелә Мәлләтамак авыл җирлегеннән алынган хәбәрдә.
Фотолар – Мәлләтамак авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев