«Намус» агрофирмасында техник тикшерү узды
Техник тикшерү барышына 20 берәмлек техника тәкъдим ителде
Агымдагы елның 16 мартында “Намус”агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә расланган график нигезендә ел саен үткәрелүче техник тикшерү узды.
– Техник тикшерү барышына 20 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тикшерүгә куелган техникаларның техник торышы, агрегат номерларының туры килүе, техикаларның янгын сүндерү чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән тәэмин ителеше, машина-техника йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде. Тәкъдим ителгән барлык техникалар да төзек дип бәяләнде, аларның барсына да техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк, - дип хәбәр итә ТР Мөслим районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов.
Техника карау төгәлләнгәннән соң механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә узды, машина-трактор катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев