Намаз – бәхет ачкычы
Ай башыннан Мөслим мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен “Намаз – бәхет ачкычы” дигән исем астында биш дәреслек программага нигезләнгән курслар башланып китте.
Атнага бер тапкыр узучы әлеге дәресләр ислам диненә яңа аяк басарга теләүчеләр өчен бик тә файдалы. Беренче дәрестә Әминә абыстай ислам дине нигезләренә төшендерсә, кичә Фәрит хәзрәт пәйгамбәрәбез Мөхәммәт (с.г.в.)нең тормыш юлы белән таныштырды. Алдагы якшәмбедә намазга әзерләнү һәм намаз тәртипләренә өйрәтү булачак.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев