Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат турниры узды
Яңалыклар

Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат турниры узды

Сезне җиңүчеләр белән таныштырабыз

28 февраль көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә күпләрнең остазы булган талантлы шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә багышланган турнир узды.

Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар арасында үтте. Ярышларга Әлмәт, Минзәлә, Актаныш районнарыннан да спортчылар килгән иде. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм «Мөслим» мәчете имам-хатыйбы Ринас Нәбиев катнашты.

Ир-атлар арасында:
1.Шәйхетдинов Рушан;
2.Утябаев Руслан;
3.Хафизов Илфат.
Хатын-кызлар арасында:
1.Хафизова Ләйсән.

13 яшькә кадәр кызлар арасында:
1.Харисова Милена;
2.Хафизова Зәринә.

13 яшьтән алып кызлар арасында:
1.Нәбиуллина Рәмилә;
2.Закирова Регина;
3.Рахимзянова Ләйсән.

13 яшькә кадәр малайлар арасында:
1.Газетдинов Руслан;
2.Шауберт Максим;
3.Заянов Надир.

13 яшьтән алып егетләр арасында:
1.Нәбиуллин Мансур;
2.Шагалиев Ильяс;
3.Нагимов Ильяс.

Фотолар – Спорт һәм сәламәтләндерү комплексыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев