Нәбирә Гыйматдинова: Әгәр сыйфатлы әйбер бирәсең икән, халык укый
Аны социаль челтәрләрдә табып булмый, ул халык белән күзгә-күз очрашулар яклы.
Сүз – язучы Нәбирә Гыйматдинова турында. Аның китапларының чыкканын зарыгып көтәләр, гадәттә, тираж тулысы белән сатылып бетә. Соңгы вакытта укучылар яраткан язучысын юксына башлады. Нәбирә Гыйматдинова бүген нинди максатлар белән яна – үзе белән сөйләшеп алдык.
Нәбирә апа, бүген ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Атна саен халык белән очрашуларга йөрим, төрле районнарга барабыз. Әсәрләр дә язам, хәзер «Казан утларында» яңа язылган «Кабәхәт тә ярата» дигән әсәрем басыла. Күп вакытым халык белән күрешеп уза. Яңа гына Питрәч районының бер авылында булдык. Үзләре килеп алды, илтеп куйды. Шулхәтле җылы очрашу булды, кеше дә күп җыелган иде. Ахырдан авылда яшәүчеләр: «Бернинди җырчылар да кирәкми, язучы булсын!», – дип әйткәннәр. Рәхәтләнеп зал белән аралаштык, бик күп сораулар бирделәр. Кәефләребез күтәрелде, озак аерылыша алмадык, ахырдан озата чыктылар.
Ә менә мәктәпләргә барырга бераз шөлләтә. Чаллы, Түбән Кама, башка шәһәрләрдәге белем йортларында булдык. Мәктәп биналары шундый матур: иркен якты бүлмәләр, кайберләрендә бассейн, хәтта саунасына кадәр бар. Ләкин балалар залга килеп утыргач, бераз күңелсез булып китә: сөйлисең-сөйлисең, ә алар берни аңламыйча күзгә карап торалар.
Бәлки сезнең әсәрләр белән таныш түгелләрдер?
– Хикмәт әсәрдә генә дә түгел. Аларга балалар өчен сораулар бирәсең, бәлки 3-4 баланың күзендә ут кабынып китәдер, ләкин күбесендә – битарафлык. Аны яшерәсе түгел инде – мәктәпләрдә татар теле бетте. Гаиләләрдә дә яшь әти-әни иртән чыгып китә, кич кайтып керә, бала тәрбияләргә вакытлары да булмый. Шуңа күрә мәктәпләргә чыгу бераз кыенрак.
Сез яңа әсәрегез «Казан утларында» чыга дидегез, ул китап итеп бастырылачакмы, яңа басмагызны кайчан күрербез икән?
– Минем китабым инде әзерләнеп ята. Хәзер ул Татарстан китап нәшриятында, мөхәррир укый. Әлегә төгәл аен әйтә алмыйм, әмма бу елда планда каралган, мин инде чыгар дип өметләнәм. Язучылар күбрәк өмет белән яшиләр. Мин дә укучы кулына барып җитәр дип ышанам.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/nabira-gyimatdinova-agar-syifatly-aiber-birasen-ikan-xalyk-ukyi-sahri-cally-5923842
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев