Музейда очрашу булды
Яңалыклар

Музейда очрашу булды

Әфганчылар берлеге җитәкчесе Данил Госманов белән очрашу булды.

- 15-февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көн. Шул уңайдан Туган якны өйрәнү музеенда Мөслим лицее 9 сыйныф укучылары өчен Әфганстан җирендә  интернациональ бурычын үтәгән, Мөслим районы Әфганчылар берлеге җитәкчесе Данил Госманов  белән очрашу булды.

Данил Госманов үзенең Әфган җирендә үткән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга  җавап бирде, дип язалар Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре.

Фото - Туган якны өйрәнү музее архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев