Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музей хезмәткәрләре балаларны кинусайга техникасы белән эшләргә өйрәттеләр

Мастер-класста балалар тукыманы эшләнмәгә ничек беркетергә кирәклеген аңлап һәм мавыгып эшләделәр

"Урман иле" сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар өчен музей хезмәткәрләре кинусайга техникасы кулланып "Шомырт чәчәге" исеме астында осталык дәресе тәгъдим иттеләр. Чара кинусайга техникасы тарихына зур булмаган экскурстан башланды. Балалар әлеге гамәли сәнгать төренең Япониядән килүен белделәр.
Мастер-класста балалар тукыманы эшләнмәгә ничек беркетергә кирәклеген аңлап һәм мавыгып эшкә керештеләр. Эш барышын эшләү алымнары, нинди эш кораллар кирәклеге аңлатылды. Балаларга мастер-класс бик ошады, вакытлары күңелле һәм кызыклы үтте. 

Фото – Туган якны өйрәнү музее архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев