Мөслимдә ата-аналар татар теленнән имтихан тапшырды
Яңалыклар

Мөслимдә ата-аналар татар теленнән имтихан тапшырды

17 апрель көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Әти-әниләр БДИ тапшыра" акциясе оештырылды. Әлеге чарадан безнең район да читтә калмады. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында ата-аналар һәм район җитәкчеләре татар теленнән имтихан тапшырды.

Ациядә 16 ата-ана катнашты. Биремнәр өч вариантта: башлангыч, база һәм катлаулы - әзерләнгән иде. Акциянең максаты - ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү. Эшләрне махсус эксперт комиссиясе тикшерде.


Нет комментариев