Мөслимнең тынлы уен кораллары оркестры - җиңүче
Әлмәт шәhәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тынлы уен кораллары оркестрларының VI регионара ачык фестиваль-конкурсы үтте. Анда Мөслимебез данын сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры яклады.
Оркестр "Татарстан нефтенә - 60 яшь" паркы сәхнәсендә чыгыш ясады һәм II дәрәҗә лауреат булды. "Татнефть" профсоюз комитеты hәрбер балага акчалата премия тапшырды. Оркестр Казанда "Парк hәм скверларда җиңү музыкасы" исемле республикакүләм концерт-марафонда да катнашты. Егетләр Кремль яр буенда чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев