Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләрен кунакка чакырды
Яңалыклар

Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләрен кунакка чакырды

"Ләйсән балалар бакчасының уртанчылар төркемендэ "Әтием-горурлыгым" исемле спорт бәйгесе узды. Балалар әтиләре белән төрле ярышларда көч сынашты.

Әтиләр өчен уен-викториналар да оештырылды. Әтиләр турында җырлар җырлау бәйрәмне тагын да ямьләм җибәрде. Чараны тәрбиячел Энҗе Хәйбрахманова алып барды, дип хәбәр итәләр "Ләйсән" балалар бакчасыннан.


Нет комментариев