Мөслимлеләрне бозга керүдән тыелып торырга чакырабыз!
"Елга һәм сулыкларда балык тотып утыручылар соңгы араларда күзгә еш ташлана. Язгы һава шартларындагы тотрыксыз һава температурасы су объектларындагы боз катламының ныклыгын дәлилли алмый. Шуңа күрә бозга керүдән тыелып торырга чакырабыз. Язгы ташу якынайган чорда бозга керү кешеләрнең тормышлары һәм сәламәтлекләре өчен куркынычны арттыра",- дип кисәтә ТР Гражданнар оборонасы Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов. 7 см-дан азрак калынлыктагы бозга чыккан гражданнарга 1,5 меңнән алып 2 меңгә кадәр, машина белән бозга керүчеләргә 1000-1500 сум күләмендә штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев