Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Йолдызлык"тан җиңү белән кайтты (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2017» республика телевизион яшьләр фестивале 9-15 апрельдә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 17 нче тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларын җыйды. Актанышта үткәрелгән зона турында җингән Мөслим сәнгать мәктәбенең 31...

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2017» республика телевизион яшьләр фестивале 9-15 апрельдә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 17 нче тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларын җыйды. Актанышта үткәрелгән зона турында җингән Мөслим сәнгать мәктәбенең 31 сәләтле баласы да бу матур чарада катнаштылар. Беренче турда вокал-соло номинациясендә сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Алинә Әхмәтҗанова, Илсур Кирамов (укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова), Артем Кузнецов (укытучысы Гүзәл Галиева), конферанс номинациясендә Нурлан Шәехов (укытучысы Ләйсән Замалова) дипломант булдылар. Икенче турда да уңышлы чыгыш ясап конферанс номинациясендә Регина Шәйгарданова (укытучысы Ләйсән Замалова) III дәрәҗә лауреат , Алмаз һәм Рөстәм Габидуллиннар җитәкчелегендәге «Ас-са» бию ансамбле фестивальнен махсус призына лаек булып, гала-концертта бүләкләнделәр. Балалар чыгыш ясау белән беррәттән Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар, «Ривьера» кинотеатрында, "Зарница", Fun-24 һәм КидСпейс күңел ачу үзәкләрендә ял иттеләр. Фестивальнең истәлек бүләге итеп һәрбер катнашучы балага «Йолдызлык» символы төшерелгән сумка һәм футболка тапшырылды. Балаларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә, бу дәрәҗәле конкурста катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район хакимиятенә рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X