Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр тәҗрибәсен өйрәнәләр

ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе депутат берләшмәләре республика координация советының гомуми җыелышы үтте. Чарада катнашучылар 2017 елда республика программаларын гамәлгә ашыру һәм Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы үткәрүнең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, парламентта "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесеЮрий Камалтынов муниципалитетлардагы депутат берләшмәләре җитәкчеләрен РФ Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе барышында үткәрелгән зур һәм нәтиҗәле эш өчен "Бердәм Россия" партиясе региональ бүлекчәсе һәм республика сәяси советы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Чарада катнашучылар төп игътибарны республика программаларын тормышка ашыруда партиянең региональ башкарма комитетыныңмуниципаль берәмлекләрнең депутат корпусы белән хезмәттәшлек итүенә юнәлтте. Район башлыгы урынбасары, Мөслим муниципаль район Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов Мөслим муниципаль районы мисалында республика программаларын тормышка ашыруда депутат берләшмәләре роле турында чыгыш ясады. Ул Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында җирле депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советының утырышлар залында депутат берләшмәләре координация советын утырышы узды. Анда шулай ук район башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" сәяси партиясе фракциясе җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев