Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр бүген гаилә дәресенә җыелды

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Фикерем бар" исемле ток-шоу үтте. Чарада укучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм гаилә белән эшләүче җитәкче-белгечләр катнашты. Чараның темасы - гражданлык никахы. Укучылар командасы төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Мировой суд судьясы Бриллиант Ханнанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова,...

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Фикерем бар" исемле ток-шоу үтте. Чарада укучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм гаилә белән эшләүче җитәкче-белгечләр катнашты. Чараның темасы - гражданлык никахы. Укучылар командасы төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Мировой суд судьясы Бриллиант Ханнанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре Чулпан Латыйпова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов шулай ук үз фикерләрен җиткерделәр. Чараның икенче өлешендә үрнәк буларак танылган Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар һәм алты бала үстерүче Кинарскийлар гаиләләре белән очрашу үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X