Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр батырлар истәлегенә чәчәкләр салды

Бүген Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Чара барышында Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга 43 район һәм 2 шәһәр 46 делегация чәчәкләр салу чарасында катнаштылар.

Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов җитәкчелегендәге делегация составында хәрби хәрәкәт ветераннары Данил Госманов, Рәшит Шәфыйков, Зиннур Галиев, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте җитәкчесе Таһир Хатбуллин, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте активисты, Г. Тукай исемендәге мәктәп укучысы Миләүшә Шәйхелисламова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина бар. Делегация кунаклары ТР Президенты Рөстәм Миңниханов катнашында узган тантаналы чарада да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев