Мөслимдә өйрәнүләр узачак
11 октябрь көнне Мөслим районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләре үтәчәк. Өйрәнүләр вакытында урамда, радио аша "Һава тревогасы" сигналлары ишетергә мөмкин. Райондашларыбызның куркып калмавын, тыныч булуларын сорыйбыз. Мондый мөраҗәгатьләр һәм сигналларны тыныч кабул итүегез сорала.
Нет комментариев