Мөслимдә Р.Назаров кубогына хоккей ярышлары узды
8 февраль көнне "Яшьлек" спорт комплексында Р.Назаров кубогына хоккей ярышлары узды. Бәйгедә районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбеннән өч команда көч сынашты. Беренче урынны һәм күчмә кубокны "Яшьлек" командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны"Яшьлек-2005" һәм "Яшьлек-2007" командалары бүлеште. 11 февральдә "Яшьлек" командасы плей-офф уеннарын башлап җибәрәчәк. Команда Җәлил бистәсе командасы белән уйнаячак. Тренерлары - Илгиз Софеев, Раил Шакиръянов, Мизхәт Миңнегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев