Мөслимдә Харрас Әюп истәлегенә шигырь язучылар бәйгесе узачак
28 апрельдә якташыбыз Харрас Әюп истәлегенә районкүләм шигырь язучылар бәйгесе үткәрелә. Чара Иске Карамалы мәдәният йортында оештырыла. Бәйгедә 18 яшьтән югары каләм тибрәтүче һәркем катнаша ала. Ирекле темага язылган бер шигырьне авторның сәхнәдән сәнгатьле итеп укуы шарт.
Бәйгедә I,II, III урыннар билгеләнә, "Иң өлкән шигырь язучы", "Менә ичмасам ачыш!" номинацияләре бар. Башка төр кызыксындыру чаралары да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев