Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Хафизовлар крестьян-фемер хуҗалыгы эшчәнлеген 16 сыер белән башлап җибәргән

Мөслим" агрофирмасында банкротлык этабы тәмамлангач, бүгенге көндә "Хафизова" крестьян-фермер хуҗалыгына бирелгән терлекләр кире алынырга мөмкин.

Мөслим районы Олы Чакмак авылында Альфира Хафизова җитәкчелегендәге "Хафизова" крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Кичке савымга байтак вакыт булса да, инде фермада тулы җанлылык хөкем сөрә, дип яза җирле басма.

- Җирлегебездә яшәүче Альфира һәм Алмаз Хафизовлар - бик тырыш, эшчән гаилә. Алар элек-электән күпләп терлек асрадылар. 2012 елда фермер хуҗалыгы булып теркәлделәр.Алар авылның дүрт кешесен эш белән тәэмин итте. Ай саен хезмәт хакын түләп баралар. Шулай ук халыкка пай җирләре өчен саламны да, ашлыкны давакытында бирәләр. Моңа өстәп, җирлектә узган барлык чараларда актив катнашып, иганәчелек ярдәме дә күрсәтәләр. Техника һәм башка мәсьәләләрдә дә һәрвакыт ярдәмгә киләләр, - диде Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габдуллин, Хафизовлар белән таныштырып.

Крестьян-фемер хуҗалыгы эшчәнлеген алар 16 сыер белән башлап җибәрәләр, бүген дүрт дистәдән артык савым сыерлары бар. Боларга өстәп, "Мөслим" агрофирмасының терлекләрен, өч торагын һәм сенаж базларын да тышкы идарәчедән җаваплы саклауга алганнар. Әлеге маллар тернәкләнеп, сөт бирәләр, күбесе - буаз.
Хафизовлар җәйге чорда көн саен 1 мең литрдан артык сөт сатсалар, бүген, сыерлар күпләп ташлану сәбәпле,сөт сату бераз кимегән.Терлекләр алдыннан печән, салам кебек тупас азыклар һәм сенаж өзелми, һәр сыерга 4 килограмм исәбеннән фураж бирелә. Төрле ярмалар кушып пешерелгән ашны да терлекләр бик яратып ашыйлар. Рационда тоз, акбур кебек минераллар, төрле витаминнар да бар. Маллар һәр көнне һавага чыгарыла. Кышлату чорына җитәрлек ныклы азык запасы белән кергән фермерлар.Азык өчен 235 гектар мәйдандагы пай җирләрендә үстерелгән культуралардан файдаланалар.

- Әлеге җирдә нигездә күпьеллык үлән, бодай, арпа, солы культураларын үстерәбез. Җирләрне эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен техника җитәрлек: ике "ДТ-75", бер "Т-150",ике "МТЗ-80" тракторы, "КСК-100" комбайны һәм барлык тагылма кораллар да үзебезнеке. Пай җирләре өчен 3 цетнер исәбеннән яхшы сыйфатлы ашлык бирдек, салымнарны түләдек. Шулай ук, теләгән һәр кеше салам да алды. Ә быел ашлыкны тагын да күбрәк бирергә уйлап торабыз, - ди фермер Альфира Хафизова.
Хафизовлар әзер продукцияне "Фаиза" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына тапшыралар. Саткан продукция өчен 15 көн саен исәп-хисап ясала. Зарланмый фермер. "Ай саен хезмәт хакын бирергә дә, ягулык-майлау материаллары алырга да җитә", - диләр алар.

Район ветеринария хезмәте белгечләренә дә рәхмәтләрен җиткерделәр. Барлык төр ветеринария чараларын алар ярдәме һәм киңәше белән үткәрәләр икән. "Нинди генә сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, алар тарафыннан һәрвакыт ярдәм һәм уңай мөнәсәбәт тоябыз," - Альфира ханым.

Шунысы гына борчый: "Мөслим" агрофирмасында банкротлык этабы тәмамлангач, бүгенге көндә "Хафизова" крестьян-фермер хуҗалыгына җаваплы саклауга бирелгән терлекләр һәм тораклар кире алынырга мөмкин.Тышкы идарәче тарафыннан башка чит кешегә тапшырылганчы, әлеге милек Хафизовларга бирелсә, кулайрак булмас микән? Ул очракта терлекләр дә кайсы-кая озатылмас,тораклар да ташландык хәлгә килмәс иде. Авыл җирлеге башлыгы да бу фикерне хуплавын белдерде. Район җитәкчелеге дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә җирлегебездә эшләүче фермерларга, гаилә фермаларына һәрвакыт ярдәмгә килергә, аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырырга әзер. Бүген "Хафизова" фермер хуҗалыгы җитәкчеләрен борчыган әлеге төен дә уңайлы гына чишелеш табар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев