Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслимдә бар шундый завод!

“Агромастер” компаниясе турында районда гына түгел, илдә яхшы беләләр. Шул ук вакытта предприятиенең бүгенге сулышы, заводта нинди эшләр баруы турында күпләр хәбәрдар түгелдер.

“Агромастер” – динамик төстә үсүче предприятие. Компания җитештерү күрсәткечләре буенча Россиянең авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүче предприятиеләре арасында – беренче бишлектә. 
Җитештерү куәте ел саен уртача 30-35 процентка арта бара. Завод илнең эчке базарына культиваторлар чыгару буенча узган ел беренче урынны алды. Россиядә культиваторларның 50 проценты “Агромастер”да җитештерелә. Төп номенклатура – төрле технологияләр өчен исәпләнгән киң алымлы чәчү комплекслары җитештерү буенча да лидерлар рәтендә ул. Бүген биредә 250 төрдән артык чәчү комплексы, культиватор, дисклы тырма һәм берләштерелгән агрегатлар чыгарыла. Үзләрендә эшләнгән Т-360 тракторы – предприятиенең горурлыгы. Җитештерү куәтен арттыру максатында Яр Чаллы шәһәрендә компаниянең яңа филиалын ачканнар. Сармандагы филиалда да җитештерү күләме арта бара. 
Заводның илдәге 45 регион дилерлары белән хезмәттәшлек итүен дә әйтергә кирәк. Волгоград, Оренбург, Ростов өлкәләре, Ставрополь, Красноярск яклары, Башкортостан Республикасы белән аеруча актив хезмәттәшлек урнашкан. Ә Казахстанга озатылган техника гомуми күләмнең 20 процентын алып тора. 
Компаниядә җитештерүне модернизацияләү программасы эшли. Заманча технологияләр, хезмәтне оештыруның дөньякүләм ысулларын куллану бәрабәренә югары җитештерүчәнлеккә ирешелә. Ел саен заманча станоклар, җиһаз-җайланмалар һәм технологик линияләр сатып алалар. Төгәллек дәрәҗәсе югары булган кыру станоклары, HAAS фирмасының санлы программа белән идарә итүгә көйләнгән (ЧПУ) 5 координаталы фрезер комплекслары кайтарылган. Металл кисү, Япониядә эшләнгән автоматлаштырылган 4 лазер комплексларында башкарыла. Җитештерүдә роботлар да кулланалар. Роботлаштырылган эретеп ябыштыру комплекслары максималь җитештерүчәнлеккә ирешергә ярдәм итә, югары сыйфатны гарантияли. 
Соңгы елларда гына да 0,5 млрд сумлык 100 берәмлек супер заманча җайланмалар: лазер, плазма җиһазлары, ЧПУ, гильотина, калай бөгү, шомарту станоклары, эретеп ябыштыру автоматлары һәм башка бик күп җиһазлар сатып алынган.
Предприятиенең тышкы йөзе дә танымаслык булып үзгәрә. Соңгы елларда биш яңа цех, техника саклау өчен ангар төзегәннәр. Цехларда капиталь ремонт үткәрелгән, территория дә төзекләндерелгән. Эш урыннарында кайнар һәм салкын су көйләнгән санузеллар эшли. Яңа вентиляция һәм җылыту системасы урнаштырылган. Алга таба көнкүреш бүлмәләренә душ көйләү дә планлаштырыла. 
Бүген компаниядә югары квалификацияле 300гә якын эшче-хезмәткәр эшли. Инженер-конструкторлар, фрезеровщиклар, кранчылар, цех җитәкчеләре, сварщик, менеджер, шофер, бухгалтер, төрле станокларда эшләүче токарь һәм операторлар, участок мастерлары, малярлар, сатучы һәм механизаторларның яшь категориясе – 18 яшьтән 75 яшькә кадәр. Хезмәт хаклары ел саен 20-25 процентка арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 54 мең сум тәшкил иткән. Минималь хезмәт хакы – 35 мең сум, күп эшче-хезмәткәрләрнең еллык акча кереме 1 млн 200 мең сумнан артып китә. Ел нәтиҗәләре буенча, предприятиедәге өзлексез стажга карап, 20 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр премия түләү каралган. Урак чорында комбайнчылар һәм шоферлар, куйган хезмәтләренә карап, 30-35 көнгә, премияләре белән бергә, 300әр мең сум хезмәт хакы ала. 

Илгиз Исламов, “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры:
– Бөртеклеләр үстерүдәге күпьеллык тәҗрибәгә таянып һәм клиентларның тәкъдимен искә алып, техника һәм агрегатларны даими камилләштерәбез. Яңа модель техниканың һәрберсе кимендә бер ел үзебезнең басуларда сынау уза. Шуннан соң гына сатып алучыларга тәкъдим ителә. Җитештерүдә беренче таләп – сыйфат. Яхшы сыйфатлы чимал һәм комплектлаучы детальләр, белгечләрнең югары профессионализмы бәрабәренә җитештерүнең һәр этабында техникаларны яхшырта барабыз. Кулланучыбыз эре агрохолдингмы яки кече фермермы – аерма юк. Һәрберсе белән индивидуаль эшлибез, техника гына түгел, ә технологияләр һәм вариантлар да тәкъдим итәбез. Монда барлык федераль һәм региональ программалар белән эшләвебез дә ярдәм итә. Чөнки бу кулланучыга файдалы шартларда техника сатып алырга мөмкинлек бирә. Предприятиебез – “Росагролизинг”ның иң эре поставщигы. Җитештерелгән продукциянең 15-20 проценты әлеге компания аша реализацияләнә.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама