Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслимдә 28 нче спартакиада уеннары башланды

Бүген Мөслимдә, оешма-предприятиеләр арасында 28 нче кышкы спартакиада уеннары башланды. Ярышлар яңа сафка баскан универсал спорт залында уза. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде һәм барлык катнашучыларга дуслык, матур җиңүләр теләде. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров уеннарның тәртибе белән таныштырды. Күп ярышлар җиңүчесе, Айнур Җәлилов та үзенең теләкләре белән уртаклашты. Ярышларда 14 команда катнаша, уеннарга 21 хөкемдар хөкемдарлык итә. Бүген хатын-кызлар арасында волейбол, ә ир-егетләр арасында бадминтон ярышлары уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев