Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбендә балалар әти-әниләре белән бергә чыгыш ясады

Мөслим сәнгать мәктәбе ата-аналар һәрчак тыгыз элемтәдә. 27 февраль көнне халык уен кораллары бүлеге тарафыннан оештырылган концерт моны тагын бер кат дәлилләде. Әлеге чара шунысы белән үзенчәлекле булды: балалар әти-әниләре белән бергә чыгыш ясады. Кемдер улына кушылып сыбызгады уйнады, кемдер кызы белән бергә дуэт башкарды. Кыскасы, әти-әниләр балалары белән бергә сәнгать өлкәсендә беренче адымнарын ясады. Гомумән, әлеге чара Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатыны-кызлар көненә багышланган иде. Концерт барышында төрле инструментларда рус һәм татар көйләре яңгырады. Һәр чыгыш зур алкошларга, мактау сүзләренә күмелеп барды. Халык уен кораллары бүлеге киләчәктә бу эш ысулын дәвам итәргә уйлый. Гаилә ансамбльләре әти-әни белән бала арасындагы мөнәсәбәтне тагын да яхшыртырга, сабый сәнгать мәктәбендәге тормышын якыннан аңларга ярдәм итә. Концерт "Әти, әни, мин - музыкаль гаилә" лозунгы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев