Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим республикада иң күп цифрлы телевидение караучылар исемлегенә кергән

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим бүлеге матур күрсәткечләр белән эшләвен дәвам итә. Бүлектә бигрәктә цифрлы телевидение, интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча күп эш башкарылган. Район буенча барлыгы 4684 стационар телефон ноктасы исәпләнә, бу сан барлык хуҗалык санына караганда 64% тәшкил итә. Интернет белән кулланучыларның саны да көннән-көн арта...

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим бүлеге матур күрсәткечләр белән эшләвен дәвам итә. Бүлектә бигрәктә цифрлы телевидение, интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча күп эш башкарылган. Район буенча барлыгы 4684 стационар телефон ноктасы исәпләнә, бу сан барлык хуҗалык санына караганда 64% тәшкил итә. Интернет белән кулланучыларның саны да көннән-көн арта бара. Бу сан 4144 тәшкил итә, 57%. Цифрлы телевидение белән 3185 хуҗалык куллана, күрсәткеч 44%. "Летай" кәрәзле элемтә хезмәтен дә райондашларыбыз үз итә. Бүгенге көндә 3213 кеше әлеге хезмәттән файдалана, барлык кеше санына караганда 15,5% тәшкил итә. Әлмәт зонасына керүче 17 район арасында да, Мөслим бүлеге күрсәткечләре иң югарылары дип бәяләнә. Башка районнар белән чагыштырганда, стационар телефон хезмәте 51%, цифрлы телевидение 13,1%, кәрәзле элемтә хезмәте 6,43%, интернет 52,5% тәшкил итә. Республикадагы 44 элемтә бүлеге арасында, Мөслим район элемтә бүлеге интернет буенча 5, цифрлы телевидение буенча 4 урынны алып тора. Элемтә хезмәтен тагын да яхшырту максатында, быел да Баланлы, Яңа Сәет, Сәфәр авылларында яңа станцияләр урнаштырылачак. Шулай ук, телефон линияләрен алыштыру эшләре дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев