Мөслим районында COVID-19 белән зарарлануның икенче очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 90 яңа очрагы раслан.
28 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган өйдә дәвалана.
Авыручыларның күбесе 30дан 70 яшькә кадәрге кешеләр.
Республика буенча Казанда-38, Яр Чаллыда – 10, Әтнә, Яшел Үзән районарында -6, Түбән Камада -4, Буа, Чүпрәле, Алабуга районнарында-3, Әлмәт, Балтач, Лениногорск, Питрәч районнарында -2, Мөслим, Сарман, Апас, Арча, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Теләче районнарында берешәр очрак теркәлгән.
24 майга Татарстанда 2787 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Үлем очраклары-10.
1907 кеше дәваланган, шуларның 82се – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев