Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы халкы 4G интернетыннан лимитсыз файдалана ала

Хәзер Мөслим районындагы МТС абонентлары да өйләрендә, республика, Россия территориясендә үзләренең смартфоннарына яисә планшетларына фильмнарны HD сыйфатында лимитсыз санаулы минутларда күчерә, шулай ук паузаларсыз яки "эләгеп калу"ларсыз яраткан көйләрен тыңлый ала. МТС 4G тизлек челтәренең соңгы буынын бөтен республикага кертте, шуңа күрә 4G тизлек челтәре гамәлдә булган зонада мобиль интернет лимитсыз эшли.

Акча һәм интернет-пакетлар турында оныту өчен, LTE челтәрендә эшләүче смартфоның булу һәм МТСның "Мой Безлимитище" һәм "Smart" кебек популяр тариф планнарының берсенең абоненты булу да җитә. Бу тариф планнарына күчкәндә, яңа абонентлар беренче алты айда бушлай лимитсыз 4G-интернет ала.

Экранның өске почмагындагы 4G яисә LTE символлары тиз бушлай интернет зонасында булуыгыз турында хәбәр итә. LTE-тизлекне еш кына чыбыклы интернет мөмкинлекләре белән чагыштыралар: музыкаль альбомны - 8 секундта, 24 серияле фильмны 10 минуттан да кимрәк вакытта күчереп алырга мөмкин.

"Узган ел без бик күп база станцияләре төзедек. Нәтиҗәдә республикада ике ярым миллионнан артык кеше 4G челтәрендә эшли ала. МТС интернетның тизлек челтәрләре төзеп, сервисларга керү бәясен нульләштерә.Шуның бәрабәренә МТС үзенең абонентларына яраткан ресурсларыннан, чыгымнар өчен борчылмыйча, файдаланырга мөмкинлек бирә", - ди МТСның татарстандагы директоры Марат Шакиров.

"Мой Безлимитище" һәм "Smart" тарифларыннан файдалана башлаучыларга опцияне махсус ялгату яисә аның өчен өстәмә түләү кирәк түгел - "Безлимит 4G" тариф планына автомат рәвештә кушылган.

"Мой Безлимитище" абонентлары теләсә кайсы көнне мобиль интернет пакетларын, минутларны һәм SMSны көйли ала. Тариф интернетның 4 пакетын сайлау мөмкинлеге бирә - 5тән 35 ГБ, шулай ук Россиянең барлык челтәрләренә 350дән 950 минутка кадәр дүрт пакет. Минутларның һәм гигабайтның кирәкле күләмнәрен "мой МТС" кушымтасында бер кликта комбинацияләп була. Хәзер МТС абонентлары агымдагы айда ничә минут яисә гигабайт кирәк, ничәсе калачак дип баш ватмаячак. Тариф буенча түләү тәүлек саен. Бу ай ахырын көтмичә, тарифны теләсә кайсы вакытта кабат көйләргә мөмкинлек бирә.

"Безлимит 4G" опциясе, "Мой Безлимитище", "Smart" тариф планнары турында тулырак мәгълүматны www.mts.ru сайтыннан яисә МТС салоннарыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев