Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин үз тавышын бирде

Районыбызда РФ Президентын сайлаулар буенча тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Быелгы сайлауларда райондашларыбызның активлыгы күзәтелә.

Һәр участокта сайлаучылар күпләп киләләр. Участоклардаа сайлауларны күзәтүчеләр һәм ирекле халык дружиналары эшли. Район буенча бу вакытка барлыгы 5589 сайлаучы тавыш бирде, барлык сайлаучыларның 34,4%. Сайлау участокларында эчке эшләр хезмәткәрләре кизү тора.

1985 санлы Бакча сайлау участогында бу вакытка 550 сайлаучы тавыш бирде. Әлеге участокта теркәлгән Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да гаиләсе белән тавыш бирергә килде.

Шулай ук Пушкин урамындагы үзәк мәйданда башланып киткән бәйрәм ярминкәсе дә тулы көченә дәвам итә. Фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр 40 якын ноктада авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. "Август - Мөслим", "Туган як" агрофирмалары терлек ите һәм ашлык, "Шигапов" "Габидуллина" гаилә фермалары сөт ризыклары, "Хамадишин", "Хөснуллин" кош ите алып килгәннәр. Шулай ук, сатып алучыларны чәй һәм коймак белән дә кунак итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев