Мөслим прокуратурасы хәбәр итә: туган дип тормаган
Яңалыклар

Мөслим прокуратурасы хәбәр итә: туган дип тормаган

Район прокуратурасы 45 яшьлек А.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 158 маддә 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлауда) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, исерек хәлдәге ир-ат йокы бүлмәсендәге тумбочкадан абыйсының бертуганының кызының телефонын урлап кача.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Суд аңа шартлы рәвештә 6 ай сынау вакыты белән 3 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев