Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөслим элеваторы” җәмгыятендә түләү буенча законнар үтәлешен тикшерде

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Мөслим элеваторы" җәмгыятендә хезмәткә түләү буенча законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерүдән ачыкланганача, предприятиедә 74 хезмәткәргә 2017 елның август-октябрь айлары өчен хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 5 млн сумнан артып киткән.

Прокурор тикшерүе буенча предприятие директоры адресына язма гариза кертелде. Анда законнарны бозуны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Баш бухгалтер дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Күзәтү ведомствосы катнашуыннан соң, предприятие хезмәткәрләренең хокуклары тулысынча торгызылды - хезмәткә түләү буенча бурыч тулы күләмдә бетерелде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев