Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары" интеллектуаль уенының икенче туры узды

Эшләүче яшьләрнең "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уены Мөслимдә инде 6 ел үткәрелә. Быелгы яңалык - уенда быел район оешмалары белән бергә авыл җирлекләре командалары да катнаша. Беренче ярымфиналда Вәрәшбаш төп белем бирү мәктәбенең "Алтын запас" командасы җиңгән иде. 12 апрельдә уенның икенче ярымфиналы үтте. Анда Яңа Усыдан "Эрудит", Рус Шуганнан...

Эшләүче яшьләрнең "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уены Мөслимдә инде 6 ел үткәрелә. Быелгы яңалык - уенда быел район оешмалары белән бергә авыл җирлекләре командалары да катнаша. Беренче ярымфиналда Вәрәшбаш төп белем бирү мәктәбенең "Алтын запас" командасы җиңгән иде. 12 апрельдә уенның икенче ярымфиналы үтте. Анда Яңа Усыдан "Эрудит", Рус Шуганнан "Үз дулкыныбызда", Мәлләтамактан "Кәеф" һәм мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән "Центр внешней разведки" - "Тышкы разведка үзәге" командалары катнашты. Уен алты турдан торды. Быел сораулар Экология темасына һәм Мөслим районы тарихына багышланган иде. Аеруча "Мантыйк кая?", "Зәңгәр экран", "Кара тартма" биремнәре уенчылар өчен дә, җанатарларга да кызыклы булды. Нәтиҗәдә дүртенче урында "Эрудит" Яңа Усы командасы, 3 - "Үз дулкыныбызда" Рус Шуган, икенче урында мәктәптән тыш эшләр үзәге "Центр внешней разведки" һәм Мәлләтамак "Кәеф" командасы җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X