Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының икенче ярымфиналы узды

Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде.

22 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының икенче ярымфиналын үткәрделәр. Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде. Икенче уенда Михайловка авыл җирлегеннән “Оба-на” командасы, Яңа усы авыл җирлегендә эшләүче яшьләрнең "Смайлики" командасы, Русшуган командасы- "Үз дулкынында" һәм Ольгино авылының Яшьләр командасы көч сынашты.Уенга беренче тапкыр теләк белдергән Ольгино авылы командасы өчен аеруча шатланасы килә. Башка авыл җирлекләре дә читтә калмас һәм ольгинлылар үрнәгенә иярерләр дип өметләнәбез.

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев