Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды. Фоторепортаж
Концертта иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады.
Район мәдәният йортында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты булып узды. Концертта иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады. Мәктәпнең иҗади эшчәнлеге белән танышырга килгән мөслимлеләр халык һәм тынлы уен кораллары оркестрлары чыгышларын да ишетте. Концерт ахырында мәктәп укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәнияттәге казанышлары өчен Рәмзия Батырова медаль белән бүләкләнде. Ул 30 елдан артык сынлы сәнгать бүлегендә эшли. Вокал сәнгате бүлеге укытучылары – Мөршидә Әхмәтҗанова, Гөлназ Йосыпова ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтовка ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Фотолар – Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев