Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим бадминтончылары - җиңүче

Мөслим балалар спорт мәктәбенең, бадминтон буенча командасы, 22 октябрь көнне көньяк - көнчыгыш лигасының, республика кубогына, Зәй шәһәрендә узган ярышларда катнашты. Ярышларда Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Чирмешән, Баулы һәм Зәй районы вәкилләре катнашты.

Ярышларда Мөслим районының урта һәм олылар төркеме бадминтончылары беренче урынны яулады.

Урта төркемдә чыгыш ясаучы: Айнур Җәлилов, Ралина Вәлиева, Алия Шәйхуллина, Нурислам Шәйхуллин, Ислам Фәрхетдинов, Инзилә Әхатова һәм Гөлүзә Әхмәдиева чыгыш ясадылар.

Олы төркемдә чыгыш ясаучы: Лилия Җәлилова, Рүзәл Ханов, Екатерина Иванова, Нияз Морзаханов, Ленар Җәлилов, Ирек Мингазов, Ләйсән Гилметдинова, Альбина Миндубаевалар да матур нәтиҗәләргә ирештеләр.

Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең медальләре һәм дипломнары тапшырылды.

Бадминтончыларны ярышка Инсаф Ханов әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, дип хәбәр итәләр район балалар спорт мәктәбеннән. v

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев