Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авыл җирлекләрендә үзара салым җыю бара

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым җыю бара. Татарстанда үзара салым программасы кабул ителүгә дүрт ел булса, Мөслимдә ул 2013 елдан бирле гамәлдә. Бүген райондашларыбызда үзара салым җыю кирәкме, юкмы дигән шикле сораулар тумыйдыр. Чөнки әлеге программаның нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген башкарылган эшләр аша күреп, ишетеп торабыз.
2014 елдан башлап Татарстанда үзара салым җыю программасы нигезендә социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Узган ел исә программа кысаларында, 1 млрд сумнан артык акча җыелып, җирлекләрдәге социаль әһәмиятле эшләргә тотылды. 2018 елда әлеге программа өчен республика бюджетыннан 1 млрд сум күләмендә акча каралган.
Узган ел район буенча барлыгы 17 млн 831 мең 130 сум күләмендә үзара салым җыелды. Республика ярдәме белән ул 69 млн 729 мең 544 сум тәшкил итте. Тәҗрибәдән күренгәнчә, үзара салым җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте. Җирлекләрдә юллар, чишмәләр төзекләндерелде, спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалды. Озак еллар авыл халкын борчыган су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай хәл ителә башлады. Бүген күп авылларда юллар, урамнарны яктырту проблемалары хәл ителеп килә. Урам юллары кышын да, җәен дә даими карап, чистартып торыла.Үзара салым акчаларына Крәш.Шуран, Мәлләтамак, Үрәзмәт, Октябрь, Шуганка авыллларында су линияләре яңартыла башлады. Метрәй, Мәлләтамак, Әмәкәй, Симәк авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмау максатында, башня системасыннан китеп, насос белән кудыру станцияләренә күчтеләр.Кыскасы, салым акчалары ярдәме белән авылларыбызның йөзе, социаль инфраструктурасы зур үзгәреш кичерде. Ә район үзәгендә башкарылган эшләрне санар өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде. Ә без, шушы җирлектә яшәүчеләр, әлеге уңайлыкларны тудыруда үз өлешебезне кертә алуыбыз белән хаклы горурланабыз.
Бүгенге көндә район буенча 9 млн 401 мең 585 сум күләмендә үзара салым җыелган. Бу өлкәдә Әмәкәй, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Яңа Усы, Октябрь, Иске Карамалы, Тойгелде һәм Үрәзмәт авыл җирлекләре нәтиҗәле эшли. Бу җирлекләрдә үзара салым җыю планын тулысынча үтәгәннәр. Шул ук вакытта Түбән Табын, Рус Шуган һәм Мөслим авыл җирлекләрендә үзара салымны 50 процент күләмендә генә җыелган.
Үзара салымны 1 апрельгә кадәр җыеп бетерү мөһим. Юкса, республика тарафыннан бирелүче ярдәм, шуңа бәйле җәйгә планлаштырылган төзекләндерү эшләрен башкару да соңара. Шуңа күрә райондашларыбының үзара салымны 1 апрельгә кадәр түләве кирәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында: "Халык белән эшләүдә безгә муниципаль җирлекләрнең, шулай ук җирле иҗтимагый үзидарәнең киң мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Җәмәгать урыннарын булдыруда һәм актив эшчәнлек алып баруда гражданнарның катнашуын арттыру юнәлешендә эшләү мөһим. Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган үзара салым коралыннан файдалану уңай нәтиҗә бирә. Без бу эшне дәвам итәчәкбез", - дип белдерде.
"Ил төкерсә, күл булыр", - ди халык мәкале. Барыбыз да бердәм булып эшләгәндә, олы күлләр дә, биек таулар да ясый алабыз. Бүген булган мөмкинлекне кулдан ычкындырсак, бары үзебезгә үпкәләргә кала. Хөрмәтле райондашлар, актив булыйк һәм туган җиребезне, туган төбәгебезне тагын да матурайту, яшәү өчен уңай шартлар тудыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик.
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев