Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр конференциядә катнашты

Уздырылган конференциядә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 153 делегат катнашты

3 июнь көнне Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясе булды. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында уздырылган конференциядә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 153 делегат катнашты. Районыбыздан конференциядә 2 делегат: Роза Маракина һәм Галина Романова катнашты.

Отчет-сайлау конференциясендә, алдагы өч елда республика керәшен иҗтимагый оешмасының һәрьяклы эшчәнлеген җәелдерү өчен, идарәнең 55 кешедән торган яңа составы сайланды. 

Казан шәһәре җирле керәшен оешмасы, Азнакай һәм Лениногорск районнарының җирле керәшен оешмалары Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы составына кабул ителде. Нәтиҗәдә, республика иҗтимагый оешмасы канаты астындагы җирле керәшен оешмалары саны 22 булды.

Яңалыклардан тагын берсе: республика керәшен иҗтимагый оешмасының, соңгы 17 елда беренче мәртәбә, замана таләпләренә туры китереп үзгәртелгән яңа редакциядәге Уставы кабул ителде.

Фото – «Туганайлар» сайтыннан

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kerasen-oesmasy-songy-oc-eldagy-esena-iomgak-iasady-iana-idara-sostavy-ham-itakce-sailady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев