Мөслимдә «Хезмәткә – дан» скверы яңартылачак
«Хезмәткә - дан» скверы 30 августта яңартылачак
Районыбызда бик күркәм һәм тирән мәгънәгә ия традиция яши: ел саен без Мөслим үзәгендәге «Хезмәткә – дан» скверында районыбыз үсешенә зур өлеш керткән 10 иң фидакарь якташыбызның портретларын урнаштырабыз.
Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында да махсус комиссия лаеклы райондашларыбызны сайлады.
«Яңартылган «Хезмәт даны» скверын традиция буенча 30 августта – Татарстан Республикасы көнендә тантаналы рәвештә ачачакбыз! Бәйрәмдә барыгызны да көтеп калабыз!» – дип хәбәр ителә район башлыгы Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фото – район башлыгы Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев